Ютазы районы балаларына СПИД һәм ВИЧ турында сөйләделәр
Бүген Урыссу гимназиясенең актлар залында 1 декабрь Бөтендөньяда СПИДка каршы көрәш көне кысаларында, өлкән сыйныф укучылары өчен "ВИЧ/СПИД - социаль проблема" дип исемләнгән лекция узды.
Укучылар өчен Республика СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы бүлеге җитәкчесе Алсу Газымова ВИЧ/СПИД авыруны вакытында ачыкласаң, дәваларга, авыруны аздырмый калырга мөмкин булуы турында сөйләде. Укучыларга СПИД йоктырган кешеләр белән төшерелгән видеороликлар күрсәтелде, сорауларга җаваплар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев