Узган чәршәмбедә комиссия Ютазы элеваторының яңа уңыш ашлыгын кабул итәргә әзерлекне тикшерде.
Предприятие эшен күзәтүче, составында Казан шәһәреннән "ТР буенча ашлык сыйфатын бәяләүче үзәк" Федераль дәүләт учреждениесе филиалы вәкилләре, матди-техник база хәзерлеге буенча комиссия рәисе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең хәзерләү инспекторы, элеваторның үз белгечләре булган комиссия ашлык саклагычны, корпусны, үлчәүләрне, бөртек киптерү һәм башка биналарны карады, 2012 ел уңышы икмәген лабораториягә кабул итү хәзерлеге белән танышты. Хәзерлек "яхшы" бәясе алды.