Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Химия заводы нәрсә белән исән?

    Район бюджетын тәшкил итүче предприятиеләренең берсе булган "Урыссу химия заводы" ЯАҖ бүген җитештерү күләмен арттырып, алга зур планнар куеп эшли.

    Предприятиенең генераль директоры В. Матвеевтан алынган мәгълүматлар буенча, узган елларда 20 мең тоннаны тәшкил иткән җитештерү куәте ориентир булып торган. Хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч - 30 мең тонна. Җитештерү күләменең үсүен үз заказларын ике тапкырга арттырган "НИИ Нефтепромхим" акционерлар җәмгыяте тәэмин иткән. "Мастер Кемикалз" ҖЧҖ да - заводның түләргә сәләтле партнерларыннан берсе. "Чампион Технолоджи" һәм "Мирикко" кебек җитди компанияләр белән яңа килешүләр төзелгән. Заказларның артуы белән бәйле рәвештә, предприятие җитәкчелеге өстәмә цехны гамәлгә кертергә карар кылган. Тәүлек дәвамында газ конденсатын эшкәртүне һәм тулы производство куәтенә чыгуны тәэмин итү өчен, өченче смена кертелгән. Күләмнәрнең артуы предприятие керемендә, хезмәткәрләрнең эш хакында һәм җирле бюджетны тулыландыруда чагыла.
    Узган елда завод биналарын капиталь ремонтлауга, җиһазларын яңарту һәм модернизациягә 63 млн сум акча тоткан. Күкертле водород нейтрализаторларын җитештерү өчен җайланма файдалануга кертелгән. Моннан тыш, метанолны саклау буенча реконструкция тәмамланган, микроашлама җитештерү өчен җайланма төзелгән, производство җиһазларын, насосларны, сыемнарны һәм башкаларны яңарту бара. Завод эчендә юлларны ремонтлауга, тимер юлының капиталь ремонтына, зыянлы матдәләр мониторингына шактый акча салынган. Зур игътибар монда хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә бирелә. Мәсәлән, шактый авыруларны физиотерапевтик дәвалауга тәэсир итүче медицина җиһазы сатып алынган.
    Химия заводында хәбәр итүләренчә, булган җитештерү күләмен саклау, производство җиһазларын модернизацияләү һәм яңарту буенча эшләр дәвам итә. Хәзерге вакытта һаваны зыянлы матдәләрдән зарарсызландыру һәм аны чистарту өчен җиһаз сайлау эше бара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: