Ноябрьнең беренче көннәрендә Урыссу химия заводында һаваны пычранудан саклаучы җиһаз урнаштыру башланачак.
"ПЛАЗКАТ-аэро"ны химик чимал һәм бутау реакторларына тоташтырачаклар. Әлеге кыйммәтле җиһаз чыгу юлында һаваны 98 процентка чистарту күздә тотыла. Монтажлау Санкт-Петербург фирмасы гамәлгә ашырачак, дип хәбәр итә предприятиенең производство-техника бүлеге начальнигы Сергей Павлюков.