"Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе" җаваплылыгы чикле җәмгыятьтә ел башыннан айга хезмәт хакы уртача 58 процентка үскән.
Предприятиенең план бүлеге начальнигы З. Һадиева мәгълүматлары буенча, продукцияне - ком-гравий кушылмасын җитештерү, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, бер ярым тапкырга арткан. Агымдагы елда шулай ук продукцияне сату дәрәҗәсе дә үскән: ул 125 процентны тәшкил иткән. Шуны исегезгә төшерәбез, "Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе" ҖЧҖ гамәлдә булган ике - Исмәт һәм Димтамак карьерларында эшләр алып бара.