Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Әпсәләм комбинаты яхшы җитәкчелек аркасында сакланып калынган

    Илһам Сафин балачакта да, яшүсмер чагында да җитәкче булачакмын дип уйламаган. Шуңа да карамастан, ул районның зур предприятиеләренең берсен үз кулларына алган.

    Мәкаләбез герое өч яшеннән башлап Казанда яши: әтисенә башкала клиникаларының берсендә эш тәкъдим итәләр. Медиклар гаиләсендә тәрбияләнгән егеткә (әтисе - кырык елдан артык хирург булып эшләгән Россиянең атказанган табибы, әнисе - өлкән шәфкать туташы) баштан ук һөнәри юл билгеләнгән кебек. Әмма яшүсмерне кешеләрнең чирләре һәм алардан арындыру юллары кызыксындырмый. Шулай да әти-әнисенең кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында әңгәмәләре аңына сеңеп кала. Шуны аңлау өчен еллар кирәк була: аңа үз иминлеге генә аз, йорт стеналарыннан читтә бөтенләй бәхетлеләрне булмаса да, бәхетсезләрне азрак күрү зарур. Республиканың иң яхшы меценатны игълан итү бәйгесендә Сафинның «Ел химаячесе» дип игълан ителүе аның реаль эшләрен раслый гына.

    2001 елда Сафин коммерция директоры сыйфатында Әпсәләм комбинатына килгән чор - предприятиенең барлык дәрәҗәдәге салымнар һәм эшчеләргә хезмәт хакы буенча җитди бурычларга баткан вакыты була. Банкротлыкка чыгу мөһимлегенең котылгысызлыгы күзгә күренеп тора. Әмма тиз арада комбинат директоры итеп билгеләнгән Сафин ул вакытка әлеге процедураның предприятие өчен һәлакәтле булуын аңлый: аны чүкечтән сатарга кирәк булыр иде. Җитәкченең бурычы - предприятиене саклап калу була. Ул эшен авыр нәтиҗәләргә китергән сәбәпләрдән арынудан башлый. Бу предприятиенең үзен акламаган дәрәҗәдә күп күләмдә энергия куллануы була. Ул вакытта комбинат Әбсәләм авылының күп фатирлы йортларын җылылык белән тәэмин итә. Ягъни, пар җитештерүче предприятие казаннары тулы куәткә эшли. Бу гамәлдә тик торган предприятиеләр өчен рөхсәт ителмәгән зиннәт була. Сафин тиңдәшсез карар кабул итә: комбинатны торак йортлардан «өзәргә», икенчедән - цехларны җылылык һәм электр белән тәэмин итүгә курс алырга. Соңыннан, әлбәттә, йортлардагы шәхси җылытуга күчкән халык та бу эшнең икътисади файдасын аңлый. Болар өчен җитди капитал салу кирәк була, әлбәттә. Һәм уйланганнарны гамәлгә ашыру өчен - вакыт.

    Бары тик 2004 елда гына предприятие, үзенә зыян салмый торган салмак адымнар белән банкротлык процедурасын үтә, хокукый статусын үзгәртә һәм алдагы елда эшчәнлеген «чиста дәфтәр битеннән» башлый. Һәм бары 2007 елда гына цехларда газ генераторлары кую буенча проектны тормышка ашыру мөмкинлеге туа. Җитди, кыйммәтле проект, дип шәрехли Сафин. Әмма аны тормышка ашырудан икътисади файда шул дәрәҗәдә күренеп тора ки, комбинат рекордлы кыска срокларда кредиторлык бурычларын үти ала. Бүген предприятие заказчылары булып Газпром, Росснефть, Транснефть һәм башкалар тора. Ә Сафин ял итә беләме соң? Ул хоккей һәм футбол федерациясе президенты булуына, үзенең спорт белән мавыгуына карамастан, ике малай һәм бер кыз әтисе гаиләдә ял итәргә ярата. Балаларыгызны ничек тәрбиялисез дигән сорауга:

    - Минем бурычым - аларның ата йорты мохитыннан бер тормыш постулатын алып чыгулары мәҗбүри - мөстәкыйль юлга басканда тупланган байлыклары баш миләрендә булырга тиеш: белем һәрвакыт һәм һәр җирдә кирәк.

    Ә аның тормыш кредосы гади - дөнья һәм үзе белән татулыкта яшәү.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: