Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу ГРЭСы үз бурычларын уңышлы башкара

    Урыссу ГРЭСы кулланучыларны электр һәм җылылык белән өзлексез тәэмин итү бурычын үти.

    Унбер айның эш нәтиҗәләре буенча, электр энергиясе җитештерүнең күләме 300 млн киловатт сәгать, җылылык энергиясе җибәрү - 79 549 гигакалорий тәшкил иткән. Генерация ясаучы куәтләрне һәм тапшыру җайланмаларын кышкы чорда ышанычлы эшләүгә әзерләү максатында, станциядә пар казаннарына, җир асты газүткәргеченә, электр җайланмаларына магистраль җылылык үткәргечләренә ремонт ясалган, челтәр насосларына ремонт һәм ревизия үткәрелгән. Урыссу ГРЭСында хәбәр итүләренчә, станциядә резерв җылылык һәм химреагентлар запасы бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: