"Электросоединитель" акционерлык җәмгыяте үзенең юбилее уңаеннан бүлекләр арасында иң яхшыларны ачыклау максатында ярыш игълан итте.
Заводта хәбәр итүләренчә, һәрбер хезмәткәр бай мирас калдыра һәм предприятие бурычы - үсеп килүче буынга белем, тәҗрибә һәм традицияләрне тапшыру. Ярыш күрсәткечләренә ярашлы, 45 удар атна эчендә иң яхшы цех, участок һәм бүлек билгеләнәчәк. Шартларның берсе булып план йөкләмәсен үтәү тора.