"Электросоединитель" ААҖның дүрт яшь инженеры күптән түгел Байкал күле ярларыннан кайтканнар.
Биредә 17 июльдән 30 июльгә кадәр икенче Халыкара яшьләр сәнәгать форумы - "Киләчәк инженерлары-2012" узган. Чараны оештыручылар - Россия машина төзүчеләр берлеге һәм Иркутск өлкәсе Хөкүмәте. Заводлылар ике мең яшь белгеч һәм идарәче исәбендә палаткалар шәһәрендә яшәгәннәр, лекцияләрдә һәм семинарларда булганнар, глобаль ярминкәләр вакансиясе белән танышканнар һәм табигать, үзара мөнәсәбәтләр күркәмлегеннән илһам алып, тасвирлап бетереп булмаслык энергия туплаганнар.