Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Зур һәм тату гаилә

    Моннан 45 ел элек, 1967 елның 13 мартында, СССР Электрон сәнәгать министрлыгы Казан радиокомпонентлар заводының 1 санлы филиалын оештыру турында карар кабул итә. Әлеге филиал тора-бара - завод, бераздан соң "Электросоединитель" акционерлар җәмгыяте дип исемен үзгәртә. Предприятие үзенең туган көнен август аенда бәйрәм итәргә уйласа да, бүген без укучыларыбызны аның...

    Завод җитештерә торган сирәк продукция - хәрби, авиация, космос һәм диңгез техникасын комплектлаштыру өчен герметик электр тоташтыргычлар - сәнәгатьнең тар өлкәсендә генә таләп ителә. "Электросоединитель" ААҖ продукциясен Россия һәм якын чит илләрдәге 700дән артык предприятие файдалана. Мондый очракта инженер-техник корпуска таләпләр зурдан куелуы табигый, хәер аларның эшендә тайпылышларның беркайчан булганы да юк. Биредә җитештерелә торган электр тоташтыргычларның үзенчәлеге шунда ки, алар 60 градус салкыннан алып 250 градуска кадәр җылы торган һава шартларында да эшләргә сәләтлеләр. Продукциянең сыйфатына килгәндә, ул "Военэлектронсерт" һәм Россиянең Оборона министрлыгы сертификатлары белән расланган. "Электросоединитель" архивында "ТРның иң яхшы экспортеры" Татарстан Республикасы Хөкүмәте дипломы да бар. Завод ирешелгәннәр белән чикләнми - ул продукциянең көндәшлеккә сәләтле яңа төрләрен үзләштерү өстендә эшли, производствога модернизация үткәрә, технологик процессларны яңарта. "Электросоединитель"нең техник потенциалы югары. Предприятиенең генераль директоры Р. Нәбиуллин сүзләренә караганда, үз вакытында пыяланы металл белән паять итү һәм сирәк гальваник каплам технологиясен җуймас өчен, завод яңа эшләнмәләр, нигездә нефть сәнәгате өчен герметик тоташтыргычлар җитештерә башлый һәм базарда үз урынын таба.
    Завод 2008-2009 елларның кризисына бирешми. Бүген ул җитештерү күләмен арттыру өстендә эшли, шул ук вакытта хезмәтчәннәренең социаль гарантияләре турында да онытмый. Биредә кешеләрне һәрвакыт кайгырта белделәр. Һәм киләчәккә дә, мисал өчен, производство ветераннарына алмашка килердәй кадрлар хәстәрлеген күрделәр. Юкка гына завод кадрлар үстерү һәм коллективка язмышларын бәйләгән хезмәт династияләре белән дан тотмый. Оешу елларында булган авырлыклар турында ветераннардан сорасаң, шул аңлашыла: сынау елларында чыдамлык күрсәткән, үзенең уникаль производствосын саклап калу өчен көрәштә ныгыган коллективлары белән алар горурланалар. Биредә хезмәткә җитди караш һәрвакыт өстенлек итте. Әлбәттә, предприятиенең төп байлыгы - иңнәрендә дистәләгән ел хезмәт тәҗрибәсе булган үз һөнәрләренең осталары. Шул ук вакытта "карт гвардиягә" алмашка килгән яшьләр дә остазларының тәҗрибәсен ышанычлы үзләштерәләр һәм алдынгылар сафын тулыландыралар. Сүз уңаенда, табигать кочагындамы, спорт залындамы, гомумән, ял итү - күркәм гадәтләрнең берсе. Әйтергә кирәк, эшчеләр әледән-әле сәламәт яшәү рәвешенә күбрәк тартылалар, биредә алар мавыкмаган спорт төре юктыр. "Икенче смена" вокал-инструменталь ансамбле дә үз чыгышлары бе-лән районда яшәүчеләрне куандыра.
    Заводның төп цехлары буйлап безне озата йөргән производствога өйрәтү мастеры В. Орехов сүз-ләренә караганда, кайсы гына цехны алма, эш зур җаваплылык, югары квалификациялелек таләп итә. Биредә һәр эшче мактау сүзләренә лаек. Әйтик, 4 санлы автомат-механик цехы начальнигы Р. Дроган сүзләре буенча, цех волотильщигы Шәфәгать Габдрахманов (сурәттә) заводка 1969 елда килгән. Лаеклы ялга чыгуына карамастан, 80 яшьлек производство ветеранын үз цехына эшкә әледән-әле чакырып торалар. Мондый очракта алыштыргысыз кешеләр булмый дигән хикмәтле сүзнең мәгънәсе югалуын аңлыйсың. Автоматлар өчен материал әзерләү - калибрлау һәм рихтовкалау - ифрат та нечкә эш. Габдрахманов әлеге төгәллекне тулаем тәэмин итә. Кыскасы, һәр цехның үз остасы бар. Алар арасында - А. Чесноков җитәкчелегендәге 1 санлы механик цехның өзлексез линия токаре Т. Матвеева, резьбофрезировщица Л. Перешивка, санлы программа белән идарәле станокларны көйләүчеләр Г. Зәйдуллин һәм Н. Павлова. Начальнигы Л. Глухова булган 2 санлы гальваника-җыю цехы маркировкалаучысы Ф. Миншинаның (сурәттә) тәҗрибәсе бик зур. Н. Киселев җитәкчелегендәге 3 санлы инструменталь цехның слесарь-инструментчысы А. Рузанов, токарь-кырып киңәйтүче М. Квашнин - коллективта абруй яулаган кешеләр. Әлбәттә, бу алдынгыларның тулы исемлеге һәм предприятиенең үткәне һәм бүгенге көне турында сөйләүче тарихның барлык битләрен дә ачу түгел. Биредә бөтенесе дә үзенчәлекле: кайчандыр тудырылган атмосфера да, территориянең үзгәлеге дә.

    Пирамидаль топольләр үсүче искитмәле аллея, алма бакчасы, ветераннар аллеясы, түтәлләр һәм сукмаклар - моңа дәлил. Әйе, предприятие узган юллар, киләчәккә корган планнар горурлык хисе уята. Кыскасы, югары һөнәрманлыкка ия, үз тәҗрибәләре белән теләп уртаклаша белүче завод эшчеләре зур һәм тату гаиләне хәтерләтә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: