Алтын булмасалар да, призерлар
Лениногорскта спорт бал биюләре буенча төбәкара турнир узды. Район абруен яшь биючеләребез яклады.
Үз яшь төркемнәрендә Тимур Зарипов - Мария Борисова пары, бер кешелек биюдә Адель Якупов (Урыссуның 3 санлы мәктәбе) лидерлык иттеләр. Алмаз Гыймаев ("Ромашка" 3 санлы балалар бакчасы) - Алинә Атаханова (Әбсәләм балалар бакчасы) пары, бер кешелек биюдә Әнвәр Бикбулатов (Әбсәләм мәктәбе) икенче урын алдылар. Балалар белән Юрий Лисин шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев