Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Армиягә җибәрергә оят түгел

Урыссу призывниклары командасы спортның хәрби-гамәли төрләре буенча республика спартакиадасының зональ ярышларында мактаулы икенче урынга лаек булды.

Ярышлар агымдагы елның көзендә хәрби хезмәткә чакырылучы үсмерләр арасында узды. "Олимп" спорт комплексына республиканың сигез - Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман, Бөгелмә, Азнакай, Мөслим һәм Ютазы районнарыннан сиксәннән артык үсмер килде. Егетләр шәхси һәм команда беренчелегендә чыгыш ясады.
Һәрвакыттагыча Ютазы герчеләре, бик яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, бөтен өч призлы урынны яулады! 16 килограммлы гер күтәрүдә А. Гыйльметдинов, иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, беренче урынны яулады. Р. Сергеев икенче урынга лаек булды, Н. Шәмсуллин - өченче. Аларның нәтиҗәләре Ютазы районына команда зачетында әлеге спорт төрендә абсолют лидерлыкны яуларга ярдәм итте. Пневматик коралдан атуда ютазылылар командасы шулай ук беренче булды. Бу төрдә, максималь очко туплап, З. Шәрәфиев җиңү яулады. Шәхси зачетта турникта күтәрелүдә ютазылы Р. Сергеев иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, аның ярдәме белән гомуми команда зачетында безнең район икенче урында булды. Автоматны сүтеп җыюда Р. Мусин икенче урынны яулады, ул автоматны сугышка әзерләүдә (снаряжение) аерылып торды. Соңгысында безнең команда мактаулы өченче урынга лаек булды.
Мөслимлеләрдән бер очкога гына артта калып, безнең команда әлеге ярышларда призлы икенче урынга лаек булды. Сигез район арасында бу бик яхшы күрсәткеч. Шулай итеп, зональ спартакиада нәтиҗәләре буенча беренче урынны яулаган Мөслим районы призывниклары республика башкаласында узачак финал ярышларында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X