Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Аталар һәм балалар ярышты

Күптән түгел "Кымыз Тау" чаңгы-прокат базасында "Әтиләр һәм балалар" дип аталган кызыклы спорт чаралары узды.

Чараның инициаторы Наилә Хөснетдинова җитәкчелегендәге район хатын-кызлар советы булды, ә аны үткәрүдә ярдәмне Ютазы авыл җирлеге күрсәтте. Аның башлыгы Наил Җәләев, шулай ук район җитәкчелеге вәкилләре актив ял итәргә яратучыларны сәламләделәр һәм аларга вакытны сәламәтлек өчен файдалы үткәрүләрен теләделәр. Шунысы куанычлы, ярышларда катнашуга өндәүгә күп гаиләләр битараф калмады.
Әтиләр һәм аларның балалары өчен ярышларны оештыручылар тырышкан - тулы бер каршылыклар полосасы әзерләгән иде: бу - чаңгыда таякларсыз узышу, тупларны билгеләнгән ноктага ыргыту, пневматик мылтыктан мишеньгә ату, әтиләрнең улларын аркаларына утыртып йөгерүләре һәм башка кызыклы ярышлар. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән әти һәм ул - Айдар һәм Булат Солтановлар булды. Алар призлы беренче урын алдылар. Мактаулы икенче урынны Айрат һәм Әмир Мөхәммәтхановлар яулады. Өченче призлы урынга исә бабасы Камил Мөхәммәтҗанов белән аның сөекле оныгы Тимур Әхмәдиев чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев