Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Һава торышы да уңышка булышты

24 март көнне "Кымыз-Тау" спорт базасында чаңгы сезонын ябуга багышланган чаңгыда узышу буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда илледән артык төрле яшьтәге чаңгычы катнашты. Бер үк вакытта Ютазы авыл мәдәният йорты сәхнәсендә герчеләр ярышты.

Чаңгы узышлары
Шунысы сөендерә: һава торышы да спортчыларга ярдәм итте: кояшлы, җиңелчә генә салкын көн булды. Моны, чаңгычыларга чаңгы юлында уңыш теләгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова да ассызыклады.
Үз яшь категорияләрендә түбәндәге спортчылар лидерлык итте: Андрей Зимин, Айназ Фәйзрахманова (Ютазы мәктәбе), Раил Гайнетдинов (Ютазы мәктәбе), Виктория Нәфыйкова (Подгорный мәктәбе), Әмир Әхмәтҗанов, Аделина Латыйпова (Ютазы мәктәбе), Ирек Карипов, Гүзәлия Закирова (Ютазы мәктәбе), Ильмир Латыйпов (Ютазы), Гөлназ Гәрәева ("УХЗ" ЯАҖ), Камил Сабитов, Лилия Габитова (Ютазы), Айрат Гарифуллин (эчке эшләр бүлеге), Лилия Гәрәева ("Теплосервис" МУП), Радик Гайнетдинов (район кулланучылар җәмгыяте), Гөлчирә Хәлиуллина (Урыссу үзәк район хастаханәсе), Камил Мөхәммәтҗанов (Ютазы).
Гер күтәрү
Югарыда билгеләп үтелгәнчә, Ютазы авылына 100 ел тулу уңаена багышланган Ютазы авыл җирлеге герчеләренең ачык турниры Ютазы авыл мәдәният йортында узды. Монда Азнакай, Сарман районнары, Урыссу бистәсе, Ютазы авылы командалары, шулай ук Башкортстан Республикасы Октябрьский командасы, барлыгы - 50гә якын спортчы катнашты.
Безнең спортчыларыбыз түбәндәге урыннар яулады. Кече яшьтәге үсмерләр арасында 35 килограммга кадәр авырлык категориясендә ютазылылар Арсен Авакян һәм Тимур Рәхимов икенче һәм өченче урыннарны алдылар. 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә Руслан Гыйльметдинов лидерлык итте. 40 килограммнан артык авырлык категориясендә Адель Гарипов пьедесталның беренче, Айбулат Ибраһимов өченче баскычына күтәрелде.
Яшүсмер егетләр арасында 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә Руслан Сергеев өченче урын яулады. 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Артур Гыйльметдинов беренче, Рафаэль Мусин өченче урын алдылар. 60 килограммнан артык авырлык категориясендә урыссулы Артем Новичков һәм Артем Ишков икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар, икесе дә - Ринат Усманов тәрбияләнүчеләре.
Өлкән яшүсмерләр арасында 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рәмис Биктимеров лидерлык итте, Динар Галимов икенче булды, икесе дә - тренер Роберт Вафауллин тәрбияләнүчеләре. 70 килограммнан артык авырлык категориясендә ютазылы Айрат Абдуллин өченче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев