Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Барлык фронтларда җиңүләр

Районның көчле спорт тормышы тынмый. Атна саен яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге спортның теләсә нинди төрләре буенча ярышлар уздыра. Моннан тыш, еш кына башка шәһәр һәм төбәкләргә ярышларга барып, ютазылылар яңадан-яңа җиңүләр алып кайталар.

Волейбол
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көннәрендә "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында хатын-кыз командалары арасында волейбол буенча традицион район ярышлары узды. Узган елны иң көчле команда исеменә өч коллектив көрәшсә, быел аларның саны дүрткә җитте.
Мавыктыргыч уен нәтиҗәләре буенча районның җыелма командасы (капитан - Гүзәл Данилова) турнирда җиңү яулады. Аны чак кына алга уздырып, 1 Ютазы муниципаль районы яшьләр җыелма командасы (капитан - Анна Перешивка) икенче урынга лаек булды. 2 Ютазы муниципаль районы яшьләр җыелма командасы (капитан - Арина Якупова) лидерлар өчлеген йомгаклады. Урыссу ГРЭСы волейболчылары (капитан - Надежда Гарипова) дүртенче урынга лаек булды. Турнирда катнашучылар судьялар Ринат Садыйков һәм Газинур Гариевның яхшы эшләрен билгеләп уздылар.
Кышкы картинг
Картинг буенча кышкы ярышларның икенче этабы Урыссу бистәсе картодромында Татарстан һәм Башкортстан Республикалары һәм Оренбург өлкәсе шәһәр һәм бистәләреннән җиде команда туплады. Урыссулылар барсын да шәхси беренчелектәге уңышлары белән сөендерделәр. "Кадет" классында Ильмир Хөснетдинов финиш сызыгын беренче булып, ә Эмиль Хөснетдинов өченче булып узды. "Юниор" классында Тимур Фәхретдинов лидерлык итте, аны алга уздырып, Марсель Кәшәфетдинов икенче урынны алды. "Союзный" классында Айрат Насыйров призер булды - ул өченче урынны яулады.
Урыссу бистәсен "Шмель" һәм "Шмель-1" командалары тәкъдим итте. Гомумкоманда зачетында заезд нәтиҗәләре буенча "Шмель" лидер булды. "Ялкын" исемле сарманлылар командасы икенче урынга лаек булды. Ә "Шмель-1" командасы призерлар өчлеген чпты.
Милли көрәш
Казан шәһәренә якын урнашкан Биек Тау бистәсендә татар-башкорт милли көрәше буенча яшүсмерләр арасында республика беренчелеге узды. Монда Россиянең 43 район һәм шәһәреннән 450дән артык спортчы катнашты. Аларның татар-башкорт милли көрәше буенча яшүсмерләр арасындагы Дөнья беренчелегенә сайлау туры булуы гына да әлеге ярышларның әһәмиятлелеге турында сөйли.
Ютазы районы командасын Бәйрәкә һәм Каразирек авылларыннан көрәшчеләр тәшкил итте. Иң яхшы нәтиҗәне Фидаил Гәрәев күрсәтте, ул ярым финал очрашуында отып, турнир таблицасында бишенче юлны алды.
Гер спорты
Шул ук вакытта Казан шәһәренең "Батыр" спорт комплексында гер спорты буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда республиканың 10 шәһәр һәм районыннан 10 команда катнашты. Безнең район абруен тренерлар Роберт Вафауллин һәм Ринат Усманов җитәкчелегендәге сигез спортчы яклады. Ярышларның нәтиҗәләре буенча юниорлар арасында команда зачетында безнең команда беренче урынны яулады, эстафетада исә ул икенче урынга лаек булды. Ә ирләр арасындагы команда беренчелегендә - өченче урынны алды.
Юниорлар арасында шәхси беренчелектә 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ринат Абдуллин янәдән сөендерде - ул пьедесталның икенче баскычына күтәрелде, ә Артур Гыйльметдинов - өченчесенә басты. 73 килограммга кадәр авырлыкта Илдар Биктимеров призлы икенче урынга лаек булды. 78 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рамил Миннегазин - беренче, Айрат Абдуллин икенче урынны яулады. 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә ир-атлар арасында Илһам Шәмсуллин икенче урынны алды. Тренер укытучы Ринат Усманов тәрбияләнүчесе Лилия Рахманова юниорлар арасында призлы икенче урынны яулады.
Йөзү
"Олимп" спорт комплексы бассейны тагын ярышларда катнашучыларны янәдәнкабул итте. Монда йөзү буенча Ютазы районы беренчелеге узды. Ярышлар сәнгать предприятиеләре, оешмалар, мәктәпләр һәм авыл җирлеге физик культура коллективлары арасында спартакиада зачеты хисабына уздырылды, барлыгы 12 команда катнашты. Хатын-кызлар - 25 метр, ирләр 50 метр дистанциядә йөзделәр. Моннан тыш, эстафетада командалар тизлектә көрәште. Барлык йөзүләрнең нәтиҗәләре буенча "Октябрьская база" спортчылары иң көчле булып чыктылар. Алардан азрак калышып "Электросоединитель" йөзүчеләре икенче булдылар. Урыссу ГРЭСы коллективы исә лаеклы өченче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев