Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Башкортстан Республикасы Беренчелегендә җиңделәр

    Салават шәһәрендә җиңел атлетика буенча 1999-2000 һәм 1997-1998 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында Башкортстан Республикасы Беренчелеге узды. Анда безнең «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә чыгыш ясады.

    Ярышларда 15 шәһәр һәм районнан 427 спортчы катнашты. Илнар Йосыпов берьюлы ике дистанциядә - 400 метрга һәм каршылыклар белән 400 метрга ярышта җиңүче булды. Эрнест Хәләпов ике дисциплинада - ядрә һәм диск ыргытуда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Яна Авдеева 400 метр дистанциядә каршылыклар белән ярышта беренче килде, ә Тимур Хәбиров биеклеккә сикерүдә өенче урынны яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: