Бәйрәкә авылында ачылган «Батыр» спорт комплексы беренче спортчыларны һәм җанатарларны кабул итте - анда авыл җирлекләре командалары арасында волейбол буенча ярыш үтте.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев уенда катнашучыларга, җанатарларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул әлеге комплексның "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубы карамагына тапшырылуын билгеләп үтте. Рөстәм Мидхәт улы "Батыр"ның буш тормаячагына ышаныч белдерде. Якын-тирәдәге авыллар яшьләре дә биредә спорт белән шөгыльләнер дип ышанасы килә. Үз чиратында, "АгроМир" җаваплылыгы чикле җәмгыяте директоры Сирин Галиев хуҗалыкның спорт комплексын тиешенчә тотуга, "Батыр"да төп юнәлеш итеп алынган милли көрәшне үстерүгә үз өлешен кертәчәген билгеләп үтте. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, биредә, уен залыннан тыш, көрәш өчен татамилар белән иркен зал җиһазланган.
Волейбол буенча ярышларның соңгы этабын әйләнә системасы буенча спартакиада зачетына биш команда уйнады. Алар Бөгелмә аграр көллиятенең Ютазы авылындагы 1 санлы филиалы, Иске Урыссу, Акбаш, Каразирек, Бәйрәкә авыллары командалары. Нәтиҗәдә искеурыссулылар беренче урынны яулады, каразиреклеләр - икенче, турнир хуҗалары - бәйрәкәлеләр өченче булды.
Нет комментариев