14 майдан 17 майга кадәр Казанда җиңел атлетика буенча ТР Беренчелеге узды.
"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Рузил Фәйсханов тәрбияләнүчесе Нәфис Шафигуллин 200 метр ераклыктагы каршылыклы дистанциядә көмеш призер булды. Һәм бу безнең җиңел атлетларның һәм аларның тренерларының беренче җитди һәм өметле нәтиҗәсе.