Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Беренче лидерлар билгеләнде

Узган шимбәдә Кымыз- Тау спорт базасында 2011-2012 елгы чаңгы сезоны ачылды.

Сезонны ачуга багышланган чаңгыда узышу буенча район беренчелеген район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев ачты. Үзенең спортчыларга мөрәҗәгатендә ул районда спортны үстерү өчен аз эшләнмәвен билгеләп үтте. Һәм, җитәкчелектә кадрлар үзгәрүенә карамастан, киләчәккә куелган бурычлар, шулай ук спортта да, хәл ителәчәк.
Ярышларда ике йөзгә якын чаңгычы катнашты. Традицион рәвештә, дистанциягә төрле яшь төркемнәрендәге спортчылар чыкты. Ярышучыларны ярыш шартлары белән чараның баш судьясы, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Ильмир Латыйпов таныштырды.
Башта vip-узыш оештырылды. Хатын-кызлар арасында 1,5 чакрым дистанциядә Ольга Кудакаева (капиталь төзелеш идарәсе) лидерлык итте, ир-егетләр арасында Руслан Вахитов («УХЗ» ЯАҖ) беренче урынны алды. 2000 елда туганнар һәм яшьрәк үсмерләр арасында Александр Акуленко ("Биш йолдыз" КК) җиңде. 1997-1999 елларда туган үсмерләр арасында Виктория Нәфыйкова (Подгорный мәктәбе) һәм Динар Гыйззәтуллин ("Биш йолдыз" КК) беренче булып финишка килделәр.
18 яшьтән 39 яшькә кадәр хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында пьедесталның беренче баскычына Ксения Исаева (Подгорный мәктәбе) һәм Алексей Ахъянов ("Биш йолдыз" КК) күтәрелделәр. 40 яшьлекләр һәм өлкәнрәк-ләр категориясендә җи-ңүне Лилия Гәрәева (социаль яклау бүлеге) һәм ирләр арасында Сергей Акуленко ("Биш йолдыз" КК) яулады.
"Биш йолдыз" кунакханә комплексы (җит. Н. Хәйруллин) - чаңгыда узышу буенча ярышларның генераль химаячесе. Һәр спортчының хуплаучылары, җан-атарлар төркеме бар иде. Барысының да кәефләрен шат күңелле шамакайлар һәм район мәдәният йорты артистлары күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев