Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Беренче сынауны үттеләр

Баулы шәһәрендә "Шифа" фирмасы призларына бокс буенча II Бөтенроссия ачык турниры узды.

Турнирда 130 спортчы катнашты. Ярышларда безнең районның намусын Ютазы авылының 10 боксчысы, "Олимп" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре яклады, шуларның алтысы беренче чирканчык алдылар, дип хәбәр итте Владимир Добрин. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде. Үз яшь категорияләрендә Никита Зотов (2005 е.т.), Данияр Әпсәләмов (1999 е.т.) лидерлык иттеләр. Сергей Скворцов (2005 е.т.), Владислав Колесников (1996 е.т.), Кәрәм Вәлиуллин (1998 е.т.) һәм Дмитрий Сюсин (1998 е.т.) пьедесталның икенче баскычына күтәрелделәр. Булат Солтанов (1997 е.т.), Радик Гыйльметдинов (1997 е.т.), Алмаз Чурашев (2002 е.т.) һәм Алмаз Җәләев (1996 е.т.) өченче урынга лаек булдылар.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнирны 2005 елда туган иң яшь спортчылар Сергей Скворцов һәм Никита Зотов бизәделәр. Җиңүчеләр медальләр, мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X