Башкортстан республикасы башкаласында спорт бал биюләре буенча Уфа шәһәренең Ачык кубогы узды.
"Соло. Икенче уку елы" номинациясендә үз яшь категориясендә Әбсәләм мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Ә. Бекбулатов (тренеры Юрий Райх) икенче урынны яулады. Бер атна узгач, Бәләбәйдә "Өмет стартлары-2012" дип аталган иптәшләрчә ярышлар үтте, биредә Әнвәр үз яшь категориясендә алтын призер булды.