Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Безнең герчеләр дөнья лидерлары өчлегендә

Республика җыелма командасы составында ютазылылар гер спорты буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яуладылар.

Күптән түгел Ютазы герчеләре Украинадан кайтты. Биредә, Керчь шәһәрендә, алар яшүсмерләр арасында гер спорты буенча дөнья чемпионатында (аерым күнегүләрдә) катнашты. Кырым татарстанлыларны ачык йөз белән каршылады. Диңгез, кояш, салкынча җил спортчыларга күп уңай эмоцияләр өстәде.
Чемпионат 17 майдан 19 майга кадәр "Спартак" спорт комплексында, Азов һәм Кара диңгезләрне аерып торган Керчь бугазыннан йөз метр ераклыкта узды. Республикабызның җыелма командасы составында җиде герче чыгыш ясады, шуларның өчесе - ютазылылар.
Безнең спортчылар Ауропаның төрле илләреннән килгән герчеләр белән ярыштылар. Чемпионат киеренке шартларда узды, кайвакыт призлы урыннар арасындагы аерма бары бер тапкыр ким яки артык гер күтәрүгә бәйле булды. Егетләр герләрне ыргым белән күтәрүдә дә, этеп күтәрүдә дә ярыштылар. Мәсәлән, этеп күтәрүдә 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә Динар Галимов өченче призлы урынны алды. Рәмис Биктимеров 60 килограммга кадәр авырлыкта өченче булды, 65 килограммга кадәр авырлыкта Артур Гыйльметдинов көмеш медаль яулады. Ыргым белән күтәрүдә безнең өч спортчы да пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Шулай итеп, ютазылылар ярышларда алты медаль: бер көмеш һәм биш бронза медале яулады. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, герчеләр бөтен көчләрен куйдылар. Шуңа күрә дөнья лидерлары өчлегенә эләктеләр дә. Яшь спортчыларның тренеры Роберт Вафауллин бу уңайдан кызыклы фразаны кабатларга ярата: "Барысына да авыр, әмма түзгән кеше җиңә".
Шулай итеп, безнең герчеләрнең тырышлыгы һәм нык көч куюы аркасында Татарстан, ярышлар хуҗасы - Украинадан гына калышып, көмеш медаль яулады. Ә иң көчлеләр өчлеген Казахстан командасы тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев