Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Безнең герчеләргә республикада тиңнәр юк

Минзәләдә үсмерләр арасында гер спорты буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Ярышларда республиканың 12 районыннан килгән спортчылар катнашты. "Олимп" балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм "Атлант" үсмерләр-яшьләр клубы тренер укытучысы Роберт Вафауллин җитәкчелегендәге Ютазы районы командасы беренче команда урыны алды. Безнең герчеләр азнакайлыларны һәм мамадышлыларны җиңделәр. Әйтергә кирәк, ютазылылар мондый беренчелектә "алтын"ны өченче ел рәттән яулыйлар!
Шәхси зачетта безнең үсмерләр шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Әйтик, үз авырлык категорияләрендә Нәфис Шәмсуллин (58 кг) һәм Аяз Шәйхуллин (85 кг) беренче булдылар. Пьедесталның икенче баскычына Рәмис Биктимеров (63 кг), Динар Галимов (58 кг), Руслан Сергеев (48 кг) һәм Айрат Абдуллин (85 килограммнан авыррак) күтәрелделәр. Артур Гыйльметдинов (63 кг) - өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X