Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Безнекеләр – призерлар арасында

Октябрьнең беренче числоларында Җәлил бистәсендә чаңгычы-узышчылар арасында җәйге чемпионат узды. Шулай ук Бөгелмә шәһәрендә башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында мини-футбол үткәрелде.

Чаңгы
Республика шәһәрләре һәм районнарының 27 командасы һәм кросс белән аралаштырылган чаңгы роллерларында 200 катнашучы арасында узышта "Олимп" БЯСМ тәрбияләнүчеләре (тренер Т. Гыйздетдинов) район намусын якладылар. Безнең команда гомуми команда зачетында уңышлы чыгыш ясады.
Мини-футбол
124 санлы һөнәри училище укучылары мини-футбол буенча ярышларны әлеге белем бирү учреждениесенең 20 еллыгына багышладылар. Баулы, Бөгелмә, Лениногорск көллиятләре командалары белән уйнап, безнең команда өченче урынны алды. Егерме ел элек Баулы аграр көллияте базасында оешкан безнең училище командасы баулылыларны 6:2 исәбе белән отты. Уенда аеруча Руслан Зәйдуллин, Тимерлан Дюсенбеков, Азат Фәрхетдинов, Радик Хәсәнов, Раил Таҗиев аерылып тордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев