Спорт тормышы
Бөгелмәдә безнең автоузышчы җиңгән
Урыссулы Илдар Гәрәев автокросс буенча Россия Чемпионатының V этабында беренче урынны яулаган.
Әлеге чемпионат һәм ТР Бөгелмә муниципаль районы башлыгы бүләгенә автокросс буенча Химаячелек ярышлары 28-29 июльдә Бөгелмә шәһәрендә узган. Аларда 32 Россия шәһәреннән 88 автоузышчы катнашкан. Хәтта ерак Улан-Удэдан да вәкилләр булган. Илдар Гәрәев "Лада-Калина" дивизионында чыгыш ясаган. Аның планнарында - Воронеж шәһәрендә узачак Россия Кубогының III этабының ралли-кроссында катнашу. Якташыбызның узыш стажы - утыз дүрт ел. Әлеге спорт төре белән ул Казан авиация институтының икенче курс студенты булганда ук мавыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев