Иске Каразирек спортчылары Октябрьский шәһәрендә узган билбау көрәше буенча ярышларда катнаштылар.
Октябрьский шәһәрендәге 1 санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең билбауларда көрәш буенча ачык беренчелеге 14 гыйнварда узды. Ярышлар 1995-1996 елларда туган яшүсмерләр арасында барды. Иске Каразирек мәктәбе укучылары Ленар Латыйпов (60 кг авырлык категориясендә) һәм Нияз Вәлиев (65 кг авырлык категориясендә) "көмеш" медальләр яуладылар. Ике спортчы да тренер-укытучы Р. Касыймов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.