Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Боксчыларда призлы өч урын

Күптән түгел узган берничә бокс турнирында безнең район спортчылары призлы урыннарны яулады.

Әйтик, Бөгелмәдә боксның беренче тренерларына багышланган Бөтенроссия ачык турниры үтте. Анда катнашкан 70 кеше арасыннан безнең команда вәкиле Наил Газиев (2000 елгы, авырлыгы 48 кг), ике көрәш үткәреп, "көмеш" призга ия булды. "Татнефть"нең 70 еллыгына багышланган турнирда 128 кеше катнашкан. Биредә Тимерлан Рамазанов (2003 елгы, авырлыгы 30 кг) өченче урынга чыкты, Илдар Гыйльметдинов (1999 елгы, авырлыгы 52 кг) һәм Владислав Колесников (1996 елгы, авырлыгы 56 кг), ике көрәшнең берсен отып, "бронза" призерлары булдылар. Данияр Әпсәләмов (1999 елгы, авырлыгы 50 кг) исә өч көрәшне дә отып, җиңү яулады. Үсмерләрне тренер Владимир Добрин тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев