Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Бәйрәкә – көрәшчеләр хәзерләү үзәге

Бәйрәкә авылының "Батыр" спорт комплексында район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсе призларына район ярышлары узды.

Ярышларның рәсми өлешен район башлыгы Рөстәм Нуриев ачты. Үзенең сәламләү сүзендә ул спортчыларны яңа спорт корылмасында шөгыльләнүләре белән котлады һәм матур, намуслы уен теләде. Ә бу көнне иң көчлеләр исемен яулау өчен район авыл җирлекләреннән җиде команда - илле спортчы катнашты.
Җиңел булмаган алышлар нәтиҗәләре буенча төрле авырлык категорияләрендә иң көчле көрәшчеләр ачыкланды. Мәсәлән, 50 килограммга кадәр авырлыкта беренче урынны Айрат Насыйров (Бәйрәкә) алды, икенче - Рәмзил Сәлахов (Бәйрәкә) һәм өченче - Хусей Урунов (Урыссу). Илнар Камаев (Бәйрәкә) 55 килограммга кадәр авырлык катгориясендә лидерлык итте, ә икенче урын Рәмзил Гарифуллинда (Каразирек). Алтмыш килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче призлы урынны Илсур Кашапов (Каразирек) яулады, икенче - Айназ Миңнеәхмәтов (Каразирек), ә өченче - Тимур Шафигуллин (Урыссу). Алтмыш биш килограммга кадәр авырлык категориясендә иң көчлесе Ленар Латыйпов (Каразирек) булды, икенче - Айдар Хафизов (Урыссу) һәм өченче - Фидаил Гәрәев (Каразирек).
Көрәшчеләрнең авырлык категорияләре югарырак булган саен, көрәш тә кызыклырак була барды. Зурлар арасында 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны Динар Исламов (Каразирек) яулады, икенче - Илсур Кашапов (Каразирек), өченче - Тимур Сафиуллин (Ютазы). Җитмеш килограммга кадәр авырлыкта Илнар Солтанов (Каразирек) лидерлык итте, икенче урынны Айдар Миншин (Урыссу) алды, өченче - Нияз Вәлиев (Каразирек). Сиксән килограммга кадәр категориядәге көрәшчеләр арасында Рәфис Ямаевка (Бәйрәкә) тиңнәр булмады. Пьедесталның икенче баскычына Николай Ерыганов (Урыссу) күтәрелде. Лидерлар өчлеген Илнар Хәнипов (Бәйрәкәтамак) тәмамлады. Зур авырлыктагылар арасында һәрвакыттагыча Хәмит Миңнуллин (Димтамак) аерылып торды - 90 килограммга кадәр авырлык категориясендә Сабан туеның абсолют батыры беренче призлы урынны яулады. Икенче урында Нәсим Сәлимҗанов (Бәйрәкә), өченче - Денис Бородич (Урыссу). Бәйрәкәдән Илдар Алтынбаев 90 килограммнан югарырак авырлыкта беренче урынны алды - моңа кадәр аңа тиңнәр булмады һәм юк та. Моннан тыш, ул ярышларның абсолют батыры булды. Шул ук авырлык категориясендә икенче урынны Илшат Идрисов (Бәйрәкә) алды, өченче - Илдар Җиһаншин (Бәйрәкә).
Команда зачетында беренче урынны Бәйрәкә авылы командасы алды. Ул махсус призга лаек булды. Ярышлар тәмамлангач, көрәшчеләргә "АгроМир" ҖЧҖның күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев мөрәҗәгать итте. Ул спортчыларга матур, эмоциональ көрәшләре өчен рәхмәт белдерде һәм туган авыллары һәм районнары намусын яклап чыгыш ясаганда уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев