Бәйрәкәлеләр баскетболда көчле
2011 елның район спартакиадасы кысаларында шимбә, 17 декабрь көнне Ютазы авылы мәдәният йортында авыл җирлеге физик культура коллективлары арасында Ютазы районының баскетбол буенча беренчелеге узды.
Киеренке көрәштә лидерлыкны Бәйрәкә авыл җирлеге командасы тота алды. Алардан аз гына калыашып мәйданчык хуҗалары - ютазылылар призлы икенче урынны яулады. Ә өченче урынга исә Димтамак баскетболчылары лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев