Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Бәйрәм көне уңаеннан чаралар

Районда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 23 февральдә берьюлы өч спорт чарасы үтте.

"Олимп" спорт комплексында футбол буенча турнир узды, анда дүрт командада 40тан артык спортчы катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Урыссудагы 2 санлы мәктәп яулады, икенче - Урыссудагы 3 санлы мәктәп, өченче - Әбсәләм авыл җирлеге. Шул ук вакытта Урыссу бистәсенең 2 санлы мәктәбе спорт залында киеренке волейбол уеннары узды. Биредә беренчелек өчен дүрт команда көрәште. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны БР Октябрьский шәһәреннән "Апельсин" спорт клубы командасы яулады, икенче - Урыссу ГРЭСы волейболчылары, өченче - "Электросоединитель " заводы спортчылары. Ютазы авылы мәдәният йорты спорт залында волейбол уеннарында кемнең көчлерәк булуын биш команда ачыкларга тырышты. Нәтиҗәдә беренче урынны Иске Урыссу авылы волейболчылары яулады, икенче - Ютазы авылы яшьләре командасы, өченче урын - 124 санлы һөнәри училище укучыларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев