Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Чаңгылар кышкы гына булмый

Сентябрьнең беренче көннәрендә безнең чаңгычы-узышчы кызларыбыз, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре "алтын" һәм "көмеш" призерлар булдылар.

Алабугада чаңгы роллерларында чаңгычы-узышчылар арасында Татарстан Республикасының җәйге беренчелеге һәм кросс узды. Ярышта катнашкан 26 командадан 200 катнашучы арасында безнең иң көчле спортчыларыбызның берсе булган Айназ Фәйзрахманова 1999-2000 елларда туган кызлар арасында "көмеш" яулады. Ә Гүзәл Закирова, Башкортстан Республикасының шундый ук беренчелегендә катнашып, 1993-1994 елда туган кызлар арасында "алтын" медальгә ия булды. Моның турында спортчыларның тренеры Таһир Гыйздетдинов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X