Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

“Дубравушка”да – ГРЭС спартакиадасы

Шимбә көнне Урыссу ГРЭСы коллективы "Дубравушка" чаңгы базасында актив ял итте. Станциянең профсоюзы һәм администрациясе биредә үз спартакиадаларын уздырды.

Цехлар һәм идарә арасындагы ярышлар 1 чакрым дистанциягә узышлардан башланды. Финишка беренче булып идарә командасы килде. Икенче урынны техник процесслар белән автоматлаштырылган системалы идарә итү цехы эшчеләре алды, өченче урынга казан-турбина цехы чыкты.
Кызыксындыргыч дүртенче урын химия цехына бирелде. Аннары спортчылар, ике командага бүленеп, эстафетага һәм туп уеннарына күчте. Традицион бау тартышудан башка да узмады. Әмма әлеге ярышны оештыручылар катнашучыларны көндәшләренә артлары белән әйләндереп бау тартышу төрендә үзгәрткәннәр. Чара май чабу (масленица) атнасы алдыннан үткәрелүе сәбәпле, аны борынгы бәйрәмгә багышларга карар иттеләр. Төсле яулыклар ябынган кызлар тәмле беленнәр белән өлкәннәрне һәм балаларны сыйладылар, ә чара ахырында Масленица карачкысы яндырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X