Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Дуслык дулкыннарында

Узган ялларда "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында Ютазы муниципаль районы призларына йөзү буенча ачык балалар турниры үтте.

Турнирда Татарстан һәм Башкорт-стан республикаларының унбер торак пунктыннан - Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Актүбә, Баулы, Урыссу, Бәләбәй, Туймазы, Октябрьский, Мөслимнән 230дан артык спортчы катнашты.
Дәрәҗәле турнирны оештыруда зур ярдәмне Татарстан һәм Башкортстан республикалары Йөзү федерацияләре күрсәтте. Үзенең чыгышында район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев ике Федерациянең дә вәкилләренә рәхмәт белдерде һәм яшь йөзүчеләргә уңышлар, матур җиңүләр теләде. Спортчылар исә брасс, баттерфляй, ирекле стильләрдә, аркада йөзеп һәм эстафетада ярыштылар.
Әлеге күркәм турнир - ике республиканың дуслык һәм хезмәттәш-лек мисалы һәм, мөгаен, ул Татарстан Республикасы йөзү федерациясе линиясе буенча ярышларның еллык календаренә кертелер. Һәм ул вакытта ике республика дуслыгы ныгыячак кына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев