Ютазы таңы

Ютазы районы

Рус Тат
Спорт тормышы

Футболчылар - халыкара турнирда

Апрельнең соңгы көннәрендә Ташкентта (Үзбәкстан) "Пахтакор" спорт клубы истәлегенә футбол буенча халыкара турнир узды. Шулай ук өлкән спортчылар үзләрен мини-футбол буенча ТР беренчелегендә дә күрсәттеләр.

Ташкентта "Урыссу-Электросоединитель" командасы (2001 елда туган малайлар, баш тренер Владимир Ан) 32 команда арасында бишенче урынны яулады. Ярымсакчы Азамат Исмәгыйлев, һөҗүмче Данил Мофаздалов, капкачылар Дмитрий Морозов һәм Радель Салиев, сакчылар Камил Нусамиев, Әмир Мөхәммәтҗанов аерылып торды.
Беренче лига ир-егетләре арасында мини-футбол буенча ТР беренчелегендә "Apsalyamov" FC командасы икенче урынны яулады. Айрат Галимов (уйнаучы тренер), Рәмис Шәрипов - команда капитаны (Урыссудагы 3 санлы мәктәп), капкачы Фәрхәд Рәхимов (студент), Алмаз Газизуллин (Урыссудагы 3 санлы мәктәп), Илдан Галиев (Урыссудагы 3 санлы мәктәп), Вадим Миронов (студент) аерылып тордылар. Баш тренер - Данияр Рәзаков. Спортчыларга "Электросоединитель" ААҖ, "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары" ҖЧҖ химаячелек итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев