Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Футболчылар тәҗрибә туплый

Узган атна Урыссу футболчыларының өлкәннәр буыны өчен дә, кече буыны өчен дә ярышларга бай булып чыкты.

Футбол буенча беренче лига А дивизионы Татарстан чемпионатының чираттагы уены ял көннәрендә "Энергия" стадионында узды. Урыссулылар үзләрендә Җәлил шәһәреннән "Нефтяник" командасын кабул иттеләр. Уен кунаклары 4:3 исәбе белән урыссулыларны җиңде. Киләсе уен 25 августта узачак. Урыссулылар үзләрендә Чистайдан "Труд-2" командасын кабул итәчәк. Ә яшь футболчылар күптән түгел Әлмәттә район башлыгы кубогына 2000-2001 елларда туган балалар арасында Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Безнең команда Әлмәттән, Бөгелмәдән, Түбән Камадан, Чаллыдан килгән үсмерләр белән ярышты. Бу укучыларга республика спартакиадасы алдыннан тупланган зур тәҗрибә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев