Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Герчеләр тагын беренче урында

Узган ялларда Ютазы авылында гер спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды.

Зур спорт бәйрәме авыл мәдәният йорты залына республиканың Казан, Чистай, Арча, Әлмәт, Зәй, Актаныш кебек һәм башка шәһәрләреннән 13 команда җыйды. Чемпионатны һәм беренчелекне үткәрү чорында барлыгы алышка сиксәнгә якын кеше чыкты. Тәҗрибәле хөкемдарлар коллегиясенә халыкара категорияле хөкемдар Фоат Гарифуллин җитәкчелек итте.
Ютазы авылы герчеләре инде күп еллар дәвамында районыбыз спорт җәмәгатьчелегенең визит карточкасы булып исәпләнә. Үсмерләр ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Роберт Вафауллинның сизгер җитәкчелегендә өйрәнәләр. Ул спортка бөтен тормышын багышлаган һәм аны арттыруларсыз Аллаһы Тәгаләдән тренер дип әйтергә була. Аны арттыруларсыз Ютазыда гына түгел, районда да гер спорты секциясенә нигез салучы дип атарга мөмкин. Үзенең тренерлык эшчәнлеге чорында Роберт Әнәл улы дүрт спорт мастеры, унбиштән артык спорт мастерына кандидат һәм уннан артык дөнья чемпионаты призерларын тәрбияләде. Быелгы чемпионатта һәм беренчелектә дә аның тәрбияләнүчеләре казанлыларны һәм чистайлыларны җиңеллек белән узып киттеләр. Шулай итеп, юниорлар арасында команда беренчелегендә беренче урын Ютазыда, икенче - казанлылар, өченче - Чистай спортчылары.
Ир-егетләр арасында шәхси беренчелектә спорт мастерына кандидат Артур Әхмәтшин 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче урынны алды, ә спорт мастеры Ринат Усманов 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынга лаек булды. Юниорлар арасында 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә Артур Гыйльметдинов икенче урынны яулады. Сүз уңаенда, әлеге ярышларда Артур спорт мастерына кандидат нормативын үтәде. Ике өченче урынны командага Сергей Новиков (73 кг) һәм Айрат Абдуллин (78 кг) өстәде. Шул ук авырлык категориясендә Илдар Биктимеров икенче урынны яулады. Ә 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә спорт мастерына кандидат Илһам Шәмсуллинга хөкемдарлар чемпион титулын бирделәр - ул кубок иясе булды.
Моннан тыш, кызлар арасында шәхси беренчелектә икенче урынны Лилия Рахманова яулады, ә 50-60 яшьлекләр төркемендәге ветераннар арасында Роберт Вафауллин көмеш медаль иясе булды.
Ярышлар эстафета белән тәмамланды. Безнең команда биредә казанлылардан аз гына калышты һәм лидерлар өчлегендә призлы икенче урынны яулады. Шулай итеп, чемпионат һәм беренчелек нәтиҗәләре буенча Ютазыда өч кубок калды. Республика ярышларын үткәрүдә химаячелек ярдәмен "ВторМет-Транзит" ҖЧҖ, 124 санлы һөнәри училище һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев