Грек-рим көрәшендә дә безнекеләр алда
Тренер Ринат Ситдыйков җитәкчелегендә шөгыльләнүче "Олимп" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре үзләрен тагын бер тапкыр республика дәрәҗәсендә танытты.
Әйтик, ТРның грек-рим көрәше буенча Әлмәттә узган беренчелегендә Артур Коробков 96 килограммга кадәр авырлык категориясендә мактаулы өченче урынны яулады. Шул ук спорт төре буенча Казанда узган ачык республика ярышларында 1995-1997 елларда, шулай ук 1999-2000 елларда туган яшь егетләр һәм яшүсмерләр арасында 63 кг авырлык категориясендә Солтан Азимов икенче урынны, Сергей Антонов 69 кг авырлык категориясендә - өченче һәм Илдан Ильясов 66 кг авырлык категориясендә бишенче урыннарны яуладылар. Ярышлар Россиянең атказанган тренеры Сәхабетдинов истәлегенә багышланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев