Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Халыкара данга ия спортчыбыз

Испаниядә узган Гран-При Халыкара турнирда грек-рим көрәше буенча безнең Рөстәм Садыйков "алтын" яулады!

Турнир үткән ял көннәрне - 7-8 июльдә Испаниянең башкаласы Мадридта үтте. Анда дөньяның 18 иленнән спортчылар катнашты. Алар арасында "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, Ринат Ситдыйковта шөгыльләнүче, Россиянең спорт мастеры Рөстәм Садыйков 84 килограммга кадәр үлчәү категориясендә чыгыш ясады. Дүрт ярышта ул көндәшләрен ышанычлы җиңеп, алтын медальгә һәм халыкара класслы спорт мастеры дигән мактаулы исемгә ия булды. Киләчәктәге ярышларда да уңышлар сиңа, Рөстәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев