Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Хоккей сезоны нәтиҗәләре

Районның яшь хоккейчылары өчен спорт сезоны ахырына якынлашты, һәм "Олимп" хоккей клубы аны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады.

"Татнефть" ААҖ кубогына ярышлар, шулай ук Ватанны саклаучылар көненә һәм А. Петрунин истәлегенә багышланган "Алтын алка" район турниры артта калды. Быелгы сезонны үткәне белән чагыштырсак, турнирда катнашучы хоккейчылар командаларының ике тапкырга артуын билгеләргә була, ә мәйданда барган көрәшне континенталь хоккей лига-чемпионатына тиңләргә мөмкин. Шунысы сөендерә, ел саен әлеге спорт төре мәктәп укучыларын күбрәк җәлеп итә.
Сезонга нәтиҗәләр ясаганда, составында 1997-1999 елгы уенчылар булган "Олимп" хоккей клубы күрсәткечләреннән канәгатьлек алырга була. "Татнефть" кубогына узган ярышларда, А. Вәлиханов дивизионы җыелма таблицасы нәтиҗәләре буенча, 20 очко җыеп, ун команда арасында безнең команда бишенче урынны алды. Ютазылылар "Юность" Мөслим командасыннан ике очкога гына калыштылар. Кызганычка, турнирның киләсе этабына беренче дүрт команда гына узды. Шуңа да карамастан, ике ел элек кенә барлыкка килгән безнең команда өчен бу - яхшы нәтиҗә, иң мөһиме - яшь хоккейчылар үзләренең беренче турнирында катнашуларына шат һәм аларның хоккей уйнау теләкләре бик көчле.
"Олимп" хоккей клубы Фәнис Нәбиуллин җитәкчелегендәге яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә, Хоккей һәм футбол федерациясе рәисе Р. Нәбиуллинга, И. Сафин җитәкчелегендәге "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты"на, "Олимп" балалар-яшүсмерләр мәктәбе коллективына, шулай ук яшь хоккейчыларның әти-әниләренә һәм хоккейга битараф булмаган барлык кешеләргә сәяхәтләрне оештыруда акчалата ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерә.
Районда хоккейны үстерү өчен бөтен шартлар да бар. Безнең алда - шактый тренировкалар һәм иптәшләрчә очрашулар. Апрель-май айларында без 2002-2004 елгы яшүсмерләрдән торган кече хоккей командасын җыярга планлаштырабыз. Узган елда тормышка ашмаган бурычлар өстендә без быел эшлиячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев