Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Иң көчлеләр – көрәштә

Баулы шәһәрендә узган милли көрәш буенча ачык турнирда катнашкан Ютазы көрәшчеләре призлы урыннарга ия булдылар.

Турнирда республика шәһәр һәм районнарыннан килгән алты команда составында 80нән артык көрәшче катнашты. "Олимп" балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары Рамил Касыймов һәм Радик Әхмәтҗанов тәрбияләгән спортчылар бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Һәрвакыттагыча, Бәйрәкә һәм Каразирек авыллары көрәшчеләре аерылып тордылар. Чөнки биредә милли көрәш белән шөгыльләнүгә җитди карыйлар. Шулай итеп, мактау пьедесталының беренче баскычына Илдан Садыйков (30 кг), Айрат Насыйров (50 кг), Фидаил Гәрәев (60 кг), Айназ Миннеәхмәтов (65 кг) күтәрелделәр. Рәмзил Сафиуллин (25 кг) һәм Нияз Миннеяров (40 кг) - икенче урында. Лидерлар өчлеген Раил Фатыйхов (30 кг), Рәмзил Сәлахов (45 кг) һәм Марат Садыйков (50 кг) йомгакладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев