Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Җиңүчеләр кубокка ия булды

    "Дубравушка" чаңгы базасында 9 февральдә районның баш табибы кубогына медицина эшчеләре чаңгы ярышлары уздырдылар.

    Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге төр ярышлар әкрен генә булса да, ләкин бик дөрес, матур традициягә әйләнеп бара. Һәм менә быел да ярышның ике җиңүчесе Роза Камаева (Какылы-Күл ФАП) һәм Марат Гыйльметдинов (район сәламәтлек саклай эшчеләренең профсоюз рәисе) Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибының кубогына ия булдылар. Әлеге ярышларда медицина эшчеләренең балалары да катнаштылар - лаеклы алмаш үсә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: