Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Кагыйдәсез йөгерү күпләрне мавыктыра

Шимбә көнне "Татарстан кроссы - 2011" ярышларында Ютазы муниципаль районыннан 546 кеше узышу сукмагына басты.

"Энергия" стадионына җыелган ютазылыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Нуриев сәламләде. Районда массакүләм спорт төрләрен үстерү өчен шактый чаралар күрелү белән беррәттән, бөтен халык ярышларына әверелгән "Татарстан кроссы" да безгә ярдәмгә килә, дип билгеләп үтте ул. Һәм, әлеге ярышларның катгый кагыйдәләр белән үрелмәвен ассызыкласа да, Рөстәм Мидхәт улы һәрбер катнашучының исән-сау финишка килеп җитүен теләде.

Узышу сукмагына беренче булып VIP-хатын-кызлар чыкты. Аларны VIP-ир-егетләр алыштырды. Ярышларны яшьләре буенча төркемнәргә бүлен-гән мәктәп балалары, 40 яшькә кадәрге һәм әлеге яшьне узган хатын- кызлар һәм ир-атлар дәвам итте. Бу көнне, әлбәттә, узышу сукмагына төрле хәзерлек дәрәҗәсендәге кешеләр чыкты. Арада бик сирәк, тормыш хаҗәте туганда гына йөгерүчеләр дә, махсус шөгыльләнүче җи-ңелатлетлар да бар иде. Кемдер бер җилкенеп алу, үз-үзен сынау өчен йөгерсә, икенчеләрдә ярыш җиңү теләге уятты. Ничек кенә булмасын, үзгәртеп ясалган "Энергия" стадионының Европа стандартларына туры китереп түшәлгән узышу сукмагында әтиле-кызлы, ирле-хатынлы йөгерүчеләрне очратырга мөмкин булды. Әйтик, 40 яшькә кадәрге катнашучылар арасында ирле-хатынлы Марат һәм Альбина Әхмәтовлар, Маратның бертуган энесе Айрат бик теләп йөгерделәр. Яисә әтиле-кызлы Дубовиклар (икенче биттәге сурәттә) икесе дә призлы урыннар яуладылар. Йөгерергә чыккан 40 яшьтән өлкән хатын-кызларны гына түгел, ир-атларны да күпкә артка калдырып, финишка бии-бии килеп җиткән Минзилә Абдурахмановага карап, бар әле безнең якларда чын ханымнар, димичә мөмкин булмады.

Шул ук вакытта безнең халыкта культура да җитешеп бетми. Аеруча мәктәп укучыларында. Оештыручы-алып баручыларның күп тапкырлар үтенеч белән чыгуларына, шелтә белдерүләренә карамастан, малайлар һәм кызлар узышу сукмагына өелеп чыгуларын, үләне тишелеп килүче газоннарны таптау-ларын дәвам иттеләр. Ә бу вакытта трибуналардагы урындыкларның күбесе буш торды.

Хатын-кызлар арасындагы VIP-йөгерештә финишка беренче булып Урыссуның 3 санлы балалар бакчасы мөдире Р. Игнатова, икенче булып капиталь төзелеш идарәсе вәкиле О. Кудакаева, өченче булып "Ютазы таңы" район газетасы редакциясенең бүлек мөхәррире И. Галиева килделәр. VIP-йөгерештә ир-атлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче - яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ф. Нәбиуллин, икенче - район электр челтәрләре вәкиле Ф. Дубовик, өченче - "Уруссу-Водоканал" ААҖ вәкиле Р. Ганиев.

Йөгерешләрдә 420 бала катнашу сәбәпле, оештыручылар ярыш положениесенә төзәтмәләр кертергә мәҗбүр булдылар. Беренче сыйныфтан алып җиденче сыйныфка кадәр кызлар бер төркем булып йөгерергә тиеш булса, алар ике төркемгә бүленделәр. Узышу сукмагын башта 1-4 сыйныфларда укучы кызлар ураса, аннан соң старт 5-7 сыйныф кызларына бирелде. Шушы ук формада малайлар ярышы да оештырылды. 1-4 сыйныф кызлары арасында Урыссуның 2 санлы мәктәп укучысы В. Котлыева иң җитезе булып чыкты. Финиш сызыгын бер-бер артлы К. Дубовик һәм Э. Гарифуллина үттеләр. Виктория белән Карина Урыссуның 2 санлы мәктәбендә укысалар, Эмилия гимназиядә белем ала. 5-7 сыйныфларда укучы кызлар арасында беренче урынга Подгорный мәктәбеннән Л. Хәй-руллина чыкты, икенче урында - Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән П. Сухоносова, өченче урында - 2 санлы мәктәптән С. Майорова. 1-4 сыйныфларда укучы малайлар арасыннан беренче урында А. Фәйзрахманов, икенче - В. Кузин, өченче - Т. Гәрәев. Малайлар Урыссуның 3 санлы мәктәбендә белем алалар. 5-7 сыйныфларда укучы үсмер-ләрдән Урыссу гимназиясе укучысы Р. Ягъфәров финишка беренче булып килде. Подгорный мәк-тәбеннән И. Шакиров - икенче, Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән Р. Хәбиров - өченче. 18 яшькә кадәрге кызлар арасында оештырылган ярыш тү-бәндәгечә тәмамланды: беренче урында Р. Могыйнова, икенче урында - К. Исаева. Кызлар - Подгорный мәктәбе укучылары, җиңел атлетика белән махсус шөгыльләнәләр һәм күркәм нәтиҗәләргә ирешәләр. Өченче урында Урыссуның 3 санлы мәктәбе укучысы А. Лотфуллина. Шушы ук мәктәптә белем алучы Р. Закиров 18 яшькә кадәрге үсмерләр арасыннан финиш сызыгын беренче булып үтте. Подгорный мәктәбеннән Р. Хәбиров - икенче, Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән А. Киселев өченче килде. 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасыннан Урыссу гимназиясенең физик тәрбия укытучысы Е. Әх-мәтова чиста җиңү яулады. Икенче урында - мәктәптән тыш эшләр үзәге вәкиле И. Мәкъсүмова, өченче урында - "Уруссу-Водоканал" ААҖ вәкиле Л. Хасенова. Шушы ук яшь категориясендә йөгергән ир-игетләр арасыннан М. Әхмәтов финиш сызыгына көндәшләрен шактый артка калдырып килеп җитте. Марат - Урыссу ГРЭСында эшли. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Д. Чесноков икенче булды. Хокук саклау органнарында авыр сөяклеләр эшли алмый. "Октябрьская база" ҖЧҖ йөгерүчесе В. Давыдов өченче урынга лаек булды. 40 яшьне узган хатын-кызлар арасыннан район мәдәният йорты хезмәткәре М. Абдурахманова җи-ңү яулады. Икенче урында - Урыссуның 6 санлы балалар бакчасы вәкиле Л. Миннегалимова, өченче урында - Урыссуның 3 санлы мәктәбе укытучысы Л. Гамирова. Шушы ук яшь төркемендә җитезлектә сыналган ир-атлардан "Теплосервис" МУП эшчесе В. Хәсәнов сынатмады, финишка беренче булып килде. 42 санлы янгын часте вәкиле Н. Вербин - икенче, Иске Каразирек мәктә-бе укытучысы Б. Котдусов - өченче. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татарстан кроссы 2011”

2
X