Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Каразирек укытучысы районда волейбол киләчәктә үсеш алыр һәм яңа биеклеккә күтәрелер дип өметләнә

Волейбол, футбол һәм хоккей - балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан уеннары. Ә минем, волейбол тарафдары буларак, әлеге спорт төрендә тукталасым килә.

Волейбол кешеләрдә командалык рухы, җаваплылык, игътибарлылык, ихтыяр көче һәм тормышта мөһим булган башка күнекмәләр тәрбияли. Әмма безнең районда әлеге спорт төре бик үк үсеш алмаган. Моңа объектив та субъектив та сәбәпләр бар: тренер-белгечләр юк, секцияләр һәм түгәрәкләр аз, спорт заллары параметрлары мөһим таләпләргә туры килми... Уку йортлары арасында Ютазы, Каразирек, Иске Урыссу мәктәпләре, Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең волейбол командалары, авыллар арасында - Урыссу, Каразирек, Ютазы, Бәйрәкә авыл җирлекләре уенчылары яхшы перспективага ия. Урыссу бистәсендә исә көчкә 4-6 команда җыела. Районда волейбол буенча ярышлар аз үткәрелә, бары тик спартакиада зачетына, Сабан туенда уйныйлар һәм авыл җирлекләре арасында турнир уздырыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге спорт төренә катгый рәвештә күбрәк катнашучылар җәлеп итәргә, хатын-кызлар һәм ветераннар командалары оештырырга, "Динамо-Казан" һәм "Зенит" матчларын барып карарга чакырды. Әлеге тәкъдимнәрне исәпкә алып, Камил Шагалиев һәм минем җитәкчелектәге инициатив төркем районда ветераннар волейболын үстерү буенча программа әзерләде. Һәм нәтиҗәләр озак көттермәде: район командасы зональ ярышларда икенче урынны яулады.

Безнең районда беренче ветераннар турниры Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап үткәрелде. Анда өч команда катнашты. Ютазы авылында тынгы белмәс волейбол ветераны Камил Шагалиев инициативасы буенча, команда әле узган елда ук оештырылды. Алар үз сафларына яңа әгъзалар җәлеп итеп, инде ел дәвамында шөгыльләнә. Турнирда әлеге команда гына җирле уенчылардан торды (ул ук зональ ярышларда да катнашты). Җиңүне Каразирек, Иске Урыссу, Бәйрәкә һәм Ютазы уенчыларыннан торган җыелма команда яулады, икенче урынны Ютазы командасы алды, өченче - Урыссу бистәсе. Иң тәҗрибәле уенчы дип Каразирек командасыннан Мәкъсүт Галимов, ә иң югары бәяләнүче волейболчы дип Урыссудан Газинур Гәрәев табылды.

Югарыда әйтелгән программага ярашлы, киләсе турнир 29-30 августта, Республика көненә багышлап уздырылырга тиеш. Анда инде Урыссудан ике команда катнашыр, авыл командаларына тагын берәү өстәлер дип өметләнәбез. Ноябрьдә район башлыгы призына ярышлар уздыру планлаштырыла. Без яхшы башлангыч игътибар җәлеп итмичә калмас һәм әлеге динамикалы, күпләр яраткан спорт төре үз тарафдарларын җәлеп итәр дип ышанабыз. Волейбол районда киләчәктә үсеш алыр һәм яңа биеклеккә күтәрелер, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев