Каразиректә билбау көрәше үтте
Үткән ялларда Каразирек авылы мәдәният йортында Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына багышланган ярышлар узды.
Ярышларда Каразирек, Бәйрәкә авылларыннан, Шаран, Октябрьский, Туймазы, Азнакай шәһәрләреннән көрәшчеләр катнашты. Безнең җиде көрәшче үз авырлык категорияләрендә абсолют җиңүче булды, бишесе мактаулы икенче урынны яулады, тагын ун спортчы өченче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев