Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Картлыкны шатлыкка әйләндереп, ютазы ветераннары велосипедта ярышты...

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районда игълан ителгән декада велосипедчылар ярышы белән тәмамланды.

Ике тәгәрмәчле транспортта район пенсионерларын көч сынаштыру инициативасы белән берникадәр вакыт элек җәмәгать тормышы активисты Виктор Новиков чыккан булган. Һәм 10 октябрьгә билгеләнгән әлеге чарада катнашу теләген дә бик күпләр белдерсә дә, старт билгеләнгән сәгатькә иң кыюлар, иң тәвәккәләр генә җыелды. Чал чәчле велосипедчыларны сәламләгән яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакованың: "Диваннан күтәрелергә иренгән кешеләр безгә көнләшеп карасын", - дип шаярып әйткән сүзләрендә хаклык та бар иде. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова да ярыш юлына чыккан өлкәннәргә уңышлы финиш теләде.

Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонының үзәк урамына түшәлгән өр-яңа асфальт юл хезмәт ветераннары өчен бер дигән трасса булды. Алар Мәхмүт мәчете яныннан кузгалып китеп, әлләни озын булмаган дистанцияне матур гына узып, финиш сызыгына елмаеп килеп җиттеләр. Әлбәттә, ярыш булгач җиңүчеләр дә булды. Тиздән тормышының җитмешенче көзен каршы алучы Наил Нигъмәтуллинга тиңнәр булмады. Үзенең көндәшләрен күпкә арттка калдырып, финиш җилдереп килеп җиткән кешенең сәламәт тормыш алып баруы велосипедта егетләрчә утыруыннан ук сизелде. Виктор Зубарев, Әлфия Сафина, Лилия Зәйнуллина һәм башкалар ярыш юлына чыгып, җилләнеп алудан гына түгел, бер-берсе белән аралашудан, бердәм команда булып фотосурәткә төшүдән дә зур канәгатьлек алуларын яшереп кала алмадылар. Солнечный микрорайонында күптән түгел генә сафка кертелгән спорт мәйданчыгына узган өлкәннәргә Пройдакова татлы призлар өләште. Кыскача гына районның спорт тормышы белән таныштырды. Һәм, форсаттан файдаланып, әлеге микрорайонда тергезелгән яңа йортларның берсендә яшәүче 80 яшьлек әбинең көн саен яңа спорт мәйданчыгында физик күнекмәләр ясап, сәламәтлеген кайгыртуын да хәбәр итте. Күңелдәге көчле яшәү теләге картлык белән исәпләшми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев