Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Күләм сыйфатка күчәргә тиеш

Февраль аеның беренче декадасында район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев катнашында физик тәрбия һәм спорт буенча җәмәгать советы киңәшмәсе узды.

Район мәктәпләренең физик тәрбия укытучылары, спорт мәктәпләре тренерлары, сәнәгать предприятиеләрендә яшьләр һәм спорт эшләре буенча җаваплы белгечләр, гомумән, районның спорт тормышы өчен борчылучылар алдында төп доклад белән чыгыш ясаган яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ф. Нәбиуллин 2011 елда физик тәрбия һәм спорт буенча башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, 2012 елга бурычлар билгеләде.
2011 елда районда 175 спорт ярышы узган, шуның 18е - башка районнардан спортчылар чакырылып оештырылган. Бу 2010 елга караганда спорт чаралары күләме өч тапкырга арткан дигән сүз. Әлеге ярышларны үткәрү өчен район бюджетыннан гына да бер миллионнан артык акча бүлеп бирелгән. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, шулай ук район бюджеты хисабына узган елда 666 805 сумга корылмалар һәм инвентарь сатып алынган. Спорт ярышлары саны артуын, базалар ныгытылуын Фәнис Мәгъсүм улы спорт өлкәсе хезмәткәрләре эшенең беренче этабы дип атады. Бүген алар алдында чираттагы, мөгаен, төп этапка күчү - күләмне сыйфатка әйләндерү бурычы тора. "Бу эшнең нәтиҗәсе халык сәламәтлегенең индикаторлары яхшыруда, разрядчылар, спорт мастерына кандидатлар, спорт мастерлары артуда чагылырга тиеш", - дип ассызыклады докладчы.
Агымдагы 2012 ел да бик актив башланган. Узган гыйнварда гына да 24 спорт ярышы үткән. Февраль аенда да спорт чаралары саны ике дистәдән артык булыр дип көтелә. Спорт календаре буенча хөкем итсәк, быел ай саен уртача егермегә якын чара үткәрелер дип фаразлана. Ә моннан соңгы елларда әлеге санны өч дистәгә кадәр җиткерүне бурыч итеп билгеләгән Ф. Нәбиуллин, моңа ирешү өчен булган эчке резерв-ларны да атады. Иң әүвәл, эшне мәктәпләрдә уза торган ярышлардан башларга кирәк. Конкрет спорт төре буенча ярышучы сыйныф командаларында сәләтле укучыларны күрергә мөмкин һәм бу спорт түгәрәкләренә малай һәм кызларны җәлеп итүдә үзенә күрә бер селекцион эш булып торачак. Сәнәгать предприятиеләре, учреждениеләр, авыл җирлекләре үз потенциалларын активлаштырып, елга бер мәртәбә булса да район күләмендә үз хисапларына ярышлар үткәрергә сәләтле. Моңа якты мисаллар да юк түгел. Әйтик, "Электросоединитель" ААҖда А. Исхаков истәлегенә ачык волейбол турниры уза. Гер спорты буенча Ютазы авыл җирлегенең кубогына ачык турнир үтә һәм башкалар. Спорт төрләре буенча район федерацияләре дә елга берничә ярыш оештыру мөмкинлегенә ия. Бу юнәлештәге эшне төрлеләндерү һәм мавыктыргыч, шул ук вакытта икътисади яктан отышлы итү өчен район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев "Татэнерго" ААҖ корпорацияләре арасында традицион уза торган, әйтик, җиңел атлетика буенча ярышларны безнең районда оештыру тәкъдиме белән чыкты. Ә ни өчен юк? Районда бер дигән манежы булган спорт комплексы бар. Аннан килеп, бу гамәл Ютазы районының, "Татэнерго" системасында эшләүче район коллективларының да абруен күтәрәчәк. Рөстәм Мидхәт улы спорт ярышларының сыйфатын күтәрү темасына әйләнеп кайтып, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә, "Олимп" спорт комплексы белән берлектә, районда разрядчылар, спорт мастерына кандидатлар, спорт мастерлары үстерү өстендә максатлы эш, шулай ук бу юнәлештә мониторинг күрсәткечләрен узган еллар һәм республиканың башка районнары белән чагыштыруга нигезләнгән анализ алып бару мөһимлеген искәртте. Сүз уңаенда, 2011 елда район тренер-укытучылары ике дистәдән артык беренче разрядлы спортчы һәм спорт мастерына өч кандидат тәрбияләгәннәр.
Киңәшмәдә район предприятиеләре, учреждениеләре, авыл җирлекләре командалары арасында уза торган спартакиаданы оештыруны тагын да шомартуга хас тәкъдимнәр яңгырады. Спартакиаданың регламентын төзегәндә, "Электросоединитель" заводы вәкиле Р. Хисмәтуллин фикеренә ярашлы, спорт ярышларын үткәрү срокларына, һава шартларына зур игътибар бирү сорала. ГРЭС вәкиле Н. Гребенюк исә, спорт ярышлары үткәргәндә эстетик моментларны да күздә тотарга чакырды. Әйтик, Татарстан гимны астында флаг күтәрү, бию коллективлары тарафыннан зур булмаган тематик композиция башкару, һәр команданың үз формасын булдыру - хәл ителмәслек мәсьәләләр түгел. Спорт өчен җанатарларны борчыган сорауларның тагын берсе - кайбер командаларның ярышларга чит төбәк-ләрдән, мәсәлән, Башкортстаннан спортчылар җәлеп итүе, әлбәттә, гаделсезлек. Ә менә спартакиаданың спорт төрләре буенча командалар бе-лән ярышка чыкканчы, предприятие-ләр, учреждение-ләр, авыл җирлеклә-ре ярышларны үз территорияләрендә, әйтик, цехлар арасында оештырсалар, гадел булачак.
Мәктәп укучылары арасында үткәрелүче спартакиадага милли көрәшне кертү, районда шашка, шахмат кебек интеллектуаль спорт төрләрен үстерү, республиканың атаклы профессиональ спортчыларын районга чакырып, үсеп килүче буынга ачык дәресләр уздыру тәкъдимнәре район җитәкчелеге тарафыннан хуплау тапты. Киңәшмәдә күпләрне борчыган тагын бер сорауга җавап яңгырады - узган спартакиада нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган командаларны һәм югары уңышларга ирешкән спортчыларны тәбрикләү форумы апрель аена билгеләнгән.
Ахырда район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге үтенече белән 2011 елгы спартакиада нәтиҗәләрен басабыз. Урыссу ГРЭСы командасы, спартакиадага кергән спортның сигез төре буенча 16 очко җыеп, беренче урынга лаек булган. Икенче урында 26 очко белән "Электросоединитель" заводы. 36 очко җыйган "Профиль М" җәмгыяте өченче урында. Район эксплуатацион-газ хезмәте 43 очко җыеп, дүртенче урында. 124 санлы һөнәри училище спортчылары 44 очко белән бишенче урында. Әпсәләм комбинаты 45 очко җыеп, алтынчы урында. Район кулланучылар берлеге 47 очко җыйган, нәтиҗәдә җиденче урынга чыккан. 51 очко белән "Урыссу җылылык челтәрләре" спортчыларына сигезенче урын бирелгән. "Уруссу-Водоканал" җәмгыяте 55 очко җыеп, тугызынчы урында. 56 очко җыйган "Теплосервис" командасы унынчы урында. Тимербетон эшләнмәләре заводы белән химия заводы, 57шәр очко җыеп, 11нче урынны бүлешкәннәр. Үзәк район хастаханәсе - 13, Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе - 14, «ТАТ-РДС» командасы 15 урынга калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев