Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Командалык рухын ныклыкта сынап

Шимбә көнне Кымыз Тау урман массивында 2012 ел спартакиадасы зачетына сәнәгать предприятиеләре, мәктәпләр һәм авыл җирлекләре арасында чаңгы эстафетасы узды.

Каты салкын спортчыларның ярыш дәртен сүндермәде - чаңгы юлына бу көнне 36 команданың катнашучысы басты. Аларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьә-ләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Фәнис Нәбиуллин җиңел старт һәм матур җиңү теләделәр.
Ярышлар программасы үз эченә ирләр арасында өч чакрымга һәм хатын-кызлар арасында 1,5 чакрымга эстафета узышларын алды. Әлеге ярышлар - командалык рухы ныклыгын һәм коллектив тупланганлыкны сынауның яхшы үрнәге. Сәнәгать предприятиеләре арасында "Урыссу химия заводы" ЯАҖ чаңгычылары иң җитезләре булды - алар финишка беренче килде. Икенче урында - "Урыссу ГРЭСы ТГК" ЯАҖ спортчылары. Өченче - "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары" ҖЧҖ командасы.
Авыл җирлекләре арасында беренче урынны ютазылылар алды. Подгорный чаңгычылары икенче булды. Өченче призлы урынга Бәйрәкә авылы спортчылары чыкты. Район мәктәпләре арасында Ютазы урта мәктәбе чаңгычылары аерылып торды - алар уку йортларын беренче урынга чыгарды. Подгорный мәктәбе укучылары ютазылылардан азга гына калышты - алар икенче. Пьедесталның өченче баскычына Урыссудагы 3 санлы мәктәп спортчылары басты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев