Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Көрәшчеләр көчләрен сынашты

Районыбыз көрәшчеләре грек-рим көрәше буенча район башлыгы бүләгенә уздырылган XIII ачык турнирда яхшы нәтиҗәләр белән сөендерде.

6 гыйнварда "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында узган, традициягә әверелгән ярышларда Әлмәт, Азнакай, Зәй, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарыннан, Чаллы һәм Октябрьский шәһәрләреннән җитмештән артык спортчы катнашты. Район башлыгы Р. Нуриев үз чыгышында Олимпия алтынының нәкъ менә шундый кыю һәм иң җаваплы мизгелдә мобильләшә алган спортчылардан формалашуын билгеләп узды. Рөстәм Мидхәт улы, аларга уңышлар теләп, тренерларга һәм командаларга районыбыз көрәшчеләренә булышканнары өчен рәхмәтен белдерде. "Һәр-бер кеше хыялын тормышка ашыра алсын. Ә кемгә уңыш бу көнне елмаймаган икән, кәефләрен төшермәсеннәр, ничек кенә булмасын, спорт сәламәт булырга ярдәм итә", - дип йомгаклады ул сүзен. Әлмәт Олимпия резервы мәктәбе директоры Г. Золкин, спортчыларга уңышлы чыгыш ясауларын теләп, районда физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән зур өлешләре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Көрәшчеләр (тренерлары Р. Ситдыйков һәм Т. Борһанов) арасында урыннар түбәндәгечә бүленде. 1995-1996 елларда туганнар арасында (55 килограмм авырлык категориясендә) Тимур Шафигуллин икенче урынны яулады, Нияз Киреев - өченче. Шул ук яшь категориясендә, 60 килограмм авырлыкта Алинур Хәмитов икенче урынга лаек булды. Илдан Ильясов (1997-1998 елларда туган үсмерләр категориясендә, 58 килограмм авырлыкта) пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. 2002-2003 елларда туган (58 килограмм авырлык категориясендә) көрәшчеләр арасында Радик Дәү-ләтшин беренче урынны яулады, Данияр Хөснуллин - икенче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев