Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Көрәшчеләр яңа җиңүләр яулады

Урнашкан традиция буенча, спорт елы районда яшүсмерләр арасындагы грек-рим көрәше буенча Ютазы районы башлыгы бүләгенә ачык республика турнирын уздырудан башланды.

Турнир 9 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр "Олимп" спорт комплексында узды һәм үз эченә Татарстан һәм Башкортстан республикаларының тугыз районнарыннан 82 көрәшчене җыйды. Турнирны тантаналы ачуда район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова һәм "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Ринат Ситдыйков сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар. Ринат Наил улы даими спорт табибы Фәрит Хәбибуллин һәм ярышларның химаячесе Хәлил Фәрхетдиновка "Олимп" җитәкчелеге исеменнән зур теләк белән рәхмәт хатларын тапшырды. Ситдыйков шулай ук спорт мастерына дәгъва итүченең нормативын үтәгән өч спортчыны билгеләп узды, ул - Айдар Салихов, Айдар Хафизов һәм Тимур Шафигуллин. Ә тантаналы өлешне исә ярышларның баш судьясы, Әлмәт шәһәреннән республика категориясендәге судья Геннадий Золкин һәм "Ютазы йолдызлары" халык ансамбле тәмамладылар.

Көрәш ике келәмдә параллель рәвештә барды. Җиңүчеләр ун авырлык категориясендә билгеләнде. Турнир нәтиҗәләре буенча, грек-рим стилендә Урыссу көрәшчеләре яхшы чыгыш ясады. Мәсәлән, 1995-1996 елларда туган яшүсмерләр арасында беренче урынны хәзер инде спорт мастерына кандидат Тимур Шафигуллин алды. 2000-2002 елларда туган үсмерләр арасында Арслан Мөрәсов икенче призлы урынны алды, ә 1993-1994 елларда туган яшүсмерләр арасында исә Рөстәм Төхвәтшин өченче урында булды. Безнең спортчыларның өченче урыннары күбрәк булды, бу - Эмиль Насыйров (2000-2002 елларда туган үсмерләр арасында), Филипп Красновид (1998-1999 елларда туган үсмерләр арасында), Илдан Ильясов (1997-1998 елларда туган үсмерләр арасында), Салават Ибраһимов һәм Рөстәм Әхмәтшин (1996-1997 елларда туган үсмерләр арасында), ә "бронза" призерларын исә спорт мастерына яңа кандидат Айдар Хафизов (1995-1996 елларда туган үсмерләр арасында) тәмамлый.

Ярышларда барлык катнашучылар да турнир турында истәлеккә диплом, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X