Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Көрәшчеләр яңа җиңүләр яулый

Ютазы көрәшчеләре Чаллыдан һәм Баулыдан призлы урыннар алып кайттылар.

Чаллыда узган грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелегендә, 60 кг авырлык категориясендә өченче урынны Радик Фәрхетдинов яулады. Яшүсмерләр арасында үз авырлык категорияләрендә Дмитрий Чернов аерылып торды - ул беренче урынга лаек булды, Рөстәм Төхвәтшин икенче урында һәм Тимур Шафигуллин - өченче. Милли көрәш тарафдарлары да шатландырды. Алар Баулы шәһәрендә үткән татар-башкорт көрәше буенча 2 санлы балалар-яшүсмерләр мәктәбе беренчелегендә катнашты. Составында Бәйрәкә һәм Иске Каразирек авыллары спортчылары булган безнең команда үз авырлык категорияләрендә югары нәтиҗәләргә иреште. Беренче урыннарны Илдан Садыйков, Раил Фатыйхов, Илсур Кашапов һәм Нияз Вәлиев яуладылар. Илнар Галләмов, Илдар Сәйдәшев, Фидаил Гәрәев һәм Ленар Латыйпов икенче булдылар. Өченче урын Айназ Миңнеәхмәтовта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев